Зәйнең «Тылсымлы әкият» балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узды. Ул «Солдатларга җылы бүләк ит!» дип аталды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Бакча тәрбиячеләре, балалар, әти-әниләр бергәләп бу эшкә алынды.
«Окоп шәмнәре — ул солдатлар өчен алыштыргысыз яктылык һәм җылылык чыганагы.
Хәрбиләр аларны окопларны яктырту, җылыту һәм ризык әзерләү өчен файдалана. Балаларда ватанпәрвәрлек, Ватаныбызны сагында торучылар белән горурлык хисе кечкенәдән үк формалашырга тиеш. Без ясаган шәмнәр хәрбиләрне салкын һәм дымлы һава торышыннан саклап, аларны туган якта көтүләрен аңлатып, күңелләрен җылытыр дип өметләнәбез», — ди чараны оештыручылар.
Свежие комментарии