На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Миңнеханов: Узган ел Татарстан һәм Төркия арасында товар әйләнеше 5,3 млрд долларга җитте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида узучы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Халыкара инвестиция форумы (AIM Congress 2025) барышында Төркия сәүдә министры, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Омер Болат белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Без традицион рәвештә Төркия Республикасы белән сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Татарстан илләребез арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булып тора», - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып.

Узган ел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше ике мәртәбә арткан һәм 5,3 миллиард долларга җиткән. Сәүдәнең зур өлеше милли валюталарда алып барыла.

Яклар билгеләп үткәнчә, автомобиль сәнәгате, станоклар төзү һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать, төзелеш, IT кебек юнәлешләр буенча сәүдәне үстерү перспективасы бар.

Рөстәм Миңнеханов эшлекле даирә делегацияләре белән алмашуны активлаштырырга тәкъдим итте һәм потенциаль партнерлар белән танышу өчен KazanForum яхшы инструмент булуын билгеләп үтте. Татарстан Рәисе әңгәмәдәшен быел узачак форумга чакырды.

Министр БРИКС саммиты кысаларында Төркия Президентын җылы кабул иткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

«Казанда узган БРИКС саммиты – уңышның яхшы тарихы», – дип билгеләп үтте Омер Болат.

Ул күптән түгел Хельсинкига баруы, биредәге татар үзәгендә булуы, андагы татар җәмгыятенең көченә һәм активлыгына соклануы турында сөйләде. «Без Россиядән күбрәк продукция кертү белән кызыксынабыз», – дип ышандырды Төркия сәүдә министры һәм KazanForum га эшлекле даирәләр делегациясен җибәрергә әзер булуын белдерде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх