На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Азәрбайҗан татары Дияз Әхмәтҗанов: Җирле халык безне ярата, хөрмәт итә

Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Татар халык хоры гастрольләре кысаларында җирле тормыш турында сөйләде.

«Яшьлек» татар яшьләре үзәге 1997 елдан бирле эшли. Мин – үзәкнең өченче рәисе. Инде 20 ел әлеге оешма белән җитәкчелек итәм. Сүз уңаеннан, булачак хатыным белән монда таныштык.

Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт, теләктәшлек белдереп торалар. Без инде 17 ел дәвамында Бакуда Сабантуйлар оештырабыз. Узган ел иң зур Сабантуй булгандыр, анда Рөстәм Нургалиевич та катнашты. Сабантуйда 7,5 меңләп кеше булды. Безнең өчен бу – бик тә әһәмиятле. Җирле халык безне ярата, хөрмәт итә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, 1918 елгы октябрь революциясеннән соң, Азәрбайҗанда татарлар яшәгәнлеге билгеле. «Яхшы тормыш эзләп, Азәрбайҗан ягына барып урнашканнар. Бакуда татар зираты бар. Аңа безнең бабаларыбыз нигез салган. Ул – бар яктан үрнәк булган зират, без аның белән горурланабыз. Яшьләр белән анда өмәләр үткәрәбез. Зиратны әтием карап тора. Узган ел зиратта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та булган иде», - диде Дияз Әхмәтҗанов.

Ул Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан мәдәният министрлыгына рәхмәт әйтте. «Безне төрле җирләргә еш чакырып торалар», - диде ул.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх