На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Казанда Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә багышланган чаралар була

Быел җәен Татарстан башкаласында Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә багышланган чаралар узачак. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

13 июньдә «Хәрәкәттә — бәрәкәт» проектының дүртенче җәйге сезоны старт алды.

Проект кысаларында барлык теләүчеләрне бушлай татар биюе төрләренә өйрәтәләр. Мастер-класслар татар телендә һәм тере музыка белән уза. Быел проектның төп үзенчәлеге – татар фольклор бию уеннарын өйрәтү. Чара 4 июльдә 18:00 сәгатьтә Кабан күле яры буенда узачак.

Татарстанның төп халыклары татар, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт һәм башкаларга багышланган «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проекты да быел үз эшен дәвам итәчәк. Быел җәен проектның ике чарасы планлаштырылган: «Татарстан халыкларының җиде туе» һәм «Балачак йолалары». Беренче чара 3 июльдә 18:00 сәгатьтә Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак.

«Үз телем» проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Җиңүчеләр татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән идеяләрен тормышка ашыруга финанс ярдәме алачак. Приз фонды 2 миллион сумны тәшкил итә.

Моннан тыш, шәһәр халкын «Саумы, Казан!» декоратив-гамәли сәнгать конкурсында катнашырга чакыралар. Күп санлы сораулар буенча гаризалар кабул итү 20 августка кадәр озайтылды. Беренче урын иясе – 100 мең сум, икенче урынны яулаучы — 85 мең, өченче урынга лаек булучы — 65 мең сум алачак.

1 сентябрьгә кадәр «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә пьесалар конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурсның төп максаты – балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен яңа драма әсәрләре булдыру. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр дип танылган пьесалар җыентык итеп туплап чыгарылачак.

10 августта Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында дүртенче тапкыр «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале узачак. Биредә музыкаль сәхнә, ярминкә һәм башкалар булачак.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх