На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • венедиктплюхин
    Траслейт , плиз, ин рашен.Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Светлана Павлова
    Какой занятный язык, надо еще на китайском напечатать.«Бу безнең гаилән...
  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...

Казан мэриясе татар теленнән бушлай курсларга чакыра

8 июльдә Казан мэриясе барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курсын башлап җибәрә. Курс берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Башлангыч төркем Казан шәһәре Башкарма комитеты бинасында шөгыльләнәчәк, дәвам итүчеләрнең очрашу урыны – Черек күл паркы.

Дәресләр 1,5 ай дәвам итә. Курс тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт. Дәресләр ике сәгать бара. Һәр төркемнән курсны уңышлы тәмамлаган өчәр кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Татар теле курсына язылырга теләүчеләр регистрацияне шушы сылтамага басып уза ала. Урыннар саны чикле.

  • Уздыру урыннары: Казан шәһәре Башкарма комитеты, Кремль ур, 3 («Кремль» метро станциясе). Черек күл паркындагы амфитеатр («Тукай мәйданы» метро станциясе).
  • Курсларны Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх