Кукмара районы халкы ай саен фронта гуманитар ярдәм җыеп җибәрә. Чираттагы ярдәм акциясен Зур Кукмара авылы халкы уздырган. Мәдәният йортында хатын-кызлар һәм ир-атлар бергә җыелып чәкчәк пешергән. Бу эш икенче мәртәбә уздырыла инде һәм авыл халкы узган юлы булган күләмне арттырып җибәрергә җыена.
«Узган юлы без 220 йомыркадан һәм 8 килограмм майдан пешердек.
200 килограммнан артык чәкчәк чыкты. Бу юлы тагын да күбрәк пешерергә җыенабыз», – дип сөйләгән Гөлнур Хаҗиева.Хатын-кызлар камыр баскан, аны телемләп кискән һәм майда кыздырган. Аларга ир-атлар да кушылган. Җирле оста Рөстәм Нәбиев чәкчәк әзерләүне тизләтә торган махсус җайланма ясаган.

Фото: Адилә Шакирова
«Мин кер юа торган машинаның эчке өлешен кулландым, шунда совет үрнәгендәге комфорка урнаштырдым. Барысын да үзгәртеп эшләдек, хәзер монда чәкчәк кенә түгел, ә пылау һәм шурпа да пешереп була», – дип сөйләгән ул.
Тәм-томнардан тыш, авыл халкы фронтка җылы кием-салым, оеклар һәм әбиләр бәйләгән башка кирәк-ярак та җибәрә.

Фото: Адилә Шакирова
«Без бөтен нәрсә белән булышырга тырышабыз: моңа кадәр маскировка челтәрләре үрдек, хәзер яңадан чәкчәк әзерлибез. Барысы да безнең сакчыларыбыз өчен!» – дип сөйләгән Розалия Ибраһимова.
Кукмара халкы һәркем керткән өлеш мөһим, ә кул җылысы һәм таяныч сугышчыларны илһамландыра һәм аларга көч бирә, дип ышана.
Язма Әдилә Шакирова ярдәме белән әзерләнде.
Свежие комментарии