На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Татьяна Гусева
    Когда-то во втором классе я в Темиртау изучала казахский язык. Который больше, чем наполовину состоит из русских букв...Әлмәттә сугыш вет...
  • Сергей Карабухин
    Ванга: – «Все растает, словно лед, и только одно останется нетронутым – слава Владимира, слава России. Слишком много ...Бурденко госпитал...
  • олег донсков
    Что-то новенькое появилось -по-татарски стали обьясяться? Понятно. а мы по-русски. Вот и федерация у нас.Милли Шура рәисе ...

Бурденко госпиталендәге очрашуда уннан артык Татарстан белән бәйле Россия Герое катнашты

Башкаланың Н.Н.Бурденко исемендәге госпиталендә Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы һәм Табиблар клубы очрашуы булды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан белән бәйле 12 Россия Герое, шул исәптән җиде махсус операция хәрбие катнашты.

Бу Виталий Антонов, Борис Дудко, Иван Жарский, Михаил Марцев, Әнвәр Нәбиев, Артур Орлов, Айнур Сафиуллин. Чарада шулай ук Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое Сергей Крикалев, Россия Герое Сергей Рыжиков (Бөгелмәдә туып-үскән) һәм Россия Геройлары, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Владимир Алимов, Марат Алыков, Сергей Тулин.

Чара алдыннан госпиталь территориясендә урнашкан медицина хезмәте ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр салу һәм госпитальнең тарих музеен карау оештыпылды. Аннары Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин медицина учреждениесендә дәваланучы Татарстан хәрбиләре белән очрашты.

Очрашу башында Әхмәтшин госпиталь җитәкчелегенә әлеге чараны үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең гомерен саклап калучы табибларга һәм медицина персоналына рәхмәтен җиткерде. Ул аларга «Мәхмүт Гәрәев тууга 100 ел» истәлекле медален һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

«Һәр Герой йолдызы артында бүлекчәләр, роталар һәм полкларның олы хезмәте тора. Һәр йолдыз – ул үлем белән очрашу», - дип мөрәҗәгать итте Россия Геройларына Тулы вәкаләтле вәкил.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх