Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында «Татар телен саклап калу юллары бармы?» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде.
– Тукай бәйрәме нәкъ көн уртасында була. Бездә бик актив гражданлык позициясе булган студентлар укый, эшли.
Дәресләрне ташлап, студентларны каядыр алып чыгу - рәсми документациягә бәйле. Бу без битараф дигән сүз түгел.Бер очрашканбыз икән, киләсе очрашуларда конкрет эшләр турында сөйләшергә тиешбездер. Татар теленә укытучылар битараф, бөтенесе дә түгел, ләкин андыйлар җитәрлек. Туган тел укытучылары өчен курслар КФУда да үткәрелә. Әлеге курсларда без аралашабыз, укытабыз. Шунда йөрүче укытучыларның берсе ике атна дәвамында бер татарча сүз язмады. Татар теле укытучысы - предметник та, тәрбияче дә, бөтен эшне алып бара. Бу проблема бар, ләкин без сезнең белән аны хәл итә алмыйбыз.
Балалар бакчасы, дидек. Әйе, шулай. Ләкин бездә татар гаиләсе институты юк. Татар гаиләсе институты булмый торып, бала тәрбиягә дә, мәктәпкә дә барып җитә алмый. Ата-аналарга, яшьләргә син - татар, балаларың татарча белергә тиеш, дигәнне сеңдермичә булмый. Тәрбиячеләр русчага күчә, диделәр. Димәк, аңа моны сеңдермәгәннәр.
Бәлки, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен семинарлар, алар белән җыелышып, аңлатып, сөйләшеп булмасмы. Татар гаиләсенә тәрбияне сеңдерү алымнарын билгелиседер.
Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина тәкъдим итте.
- «Тел сагында тору хатын-кыз җилкәсенә генә калмасын иде»
Свежие комментарии