На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Минзәлә районында Гөлек авылы мәчетенең 30 еллыгы билгеләп үтелде

Минзәлә районында Гөлек авылында мәчетнең 30 еллыгы уңаеннан оештырылан чара ике өлештән торды. Бу хакта «Минзәлә-информ» сайтында Илшат Вәгыйзов яза.

Мәчет төзелеш тарихына кагылышлы истәлекләр, котлаулар, авылдашлар, кайткан кунакларның чыгышлары белән үрелеп барган беренче өлеш Гөлек авылы мәдәният йортында үтте.

Урыс авыл җирлегенең уңган хуҗабикәләре кунакларны ачык һавада мичтә пешкән коймаклар, кайнар чәй белән каршы алды.

Бәйрәм бик эчтәлекле булды. Авыл, мәхәллә тарихына кагылышлы кызыклы фактлар яңгырап, мәчет төзелешенә өлеш керткән шәхесләр исемләп аталып, сәхнә түренә чакырылдылар һәм бүләкләнделәр.

«Гөлек авылы мәхәлләсе дини гыйлем бирү буенча актив эш алып бара, биредә укучылар мөхтәсибәт үткәргән ярышларда катнашып, җиңүләр яулый. Киләчәктә дә мәчет авылны берләштереп торучы дини үзәк булып калыр, дип ышанабыз», — дип район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков имам-хатыйб Хәкимҗан хәзрәт Әгъламовка Рәхмәт хаты тапшырды.

Мөгаллимә Дания Гайнетдинова мәчет каршында дини белем бирүнең ничек оештырылуы хакында сөйләде. Аның укучы шәкертләре дә чыгыш ясап, үзләренең нинди белемнәргә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.

Гөлек авылы мөселманнарын бәйрәм белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков котлады. Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова мәхәлләнең авыл тормышында зур роль уйнавын билгеләп үтеп, Хәкимҗан хәзрәткә район башлыгы Айдар Салаховның Рәхмәт хатын тапшырды.

Чараның икенче өлеше мәчет бинасында дәвам итте. Биредә мул табын әзерләнгән иде. Бәйрәм өйлә намазы уку белән тәмамланды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх