Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, туган илгә карата мәхәббәт уяту максатыннан белем бирү һәм тәрбия учреждениеләрендә музей-почмаклар эшләп килә. Балтач гимназиясендә дә бар андый музей. Җыйнак кына булса да, махсус хәрби операциягә багышлануы һәм бай экспонатлары, үзенчәлеклелеге белән үзенә җәлеп итә.
Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.Музейда Балтач гимназиясендә белем алган Илдар Галиев, Рөстәм Фәйзрахманов, Азат Галимовның истәлекләре, махсус хәрби операциядә вакытта үзе белән бергә булган әйберләре күбрәк урын алган.
Ватан сакчылары елы булганлыктан, Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан да шушындый музейларга игътибарны арттырырга кирәк, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии