На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Forbes журналының «30 до 30» рейтингы җиңүчесе Татарстан вәкиллегендә булды

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Forbes журналының «30 до 30» рейтингы җиңүчесе Михаил Беляндинов белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Михаил Ренат улы М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фундаменталь медицина факультетын тәмамлаган, «Лучи» медицина компаниясенә (шушы көннәрдә узган ребрендингка кадәр - BestDoctor) нигез салучыларның берсе.

Равил Кәлимулла улы эшкуарны 2025 елның 12 апрелендә «Мәскәү – Татарстан күпере» X Мәскәү яшьләр форумында чыгыш ясарга чакырды. «Бу – бик мөһим һәм кирәкле проект. Яшьләр белән очрашуга шат кына булачакмын», - дип кабул итте чакыруны Михаил Беляндинов.

2015 елда Михаил курсташы белән бергә ирекле медицина иминияте белән шөгыльләнә торган BestDoctor компаниясен оештыра. Алар табиб белән тәүлек әйләнәсе элемтәгә керергә мөмкинлек бирә торган кушымта, үзенә күрә виртуаль кесә клиникасы булдыра. Бу бигрәк тә төннәрен, шул исәптән кечкенә балалары булган әниләр өчен актуаль.

Узган елны компания җыемнар буенча 18 миллиард сум белән төгәлләгән, хезмәткәрләрнең гомуми саны – 1200 кеше, алар илнең барлык төбәкләрендә эшли.

  • Михаил Беляндинов – Мәскәү татары, аның әти-әнисе ягыннан әбисе һәм бабасы да Россия башкаласында туган.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх