На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Захар Прилепин махсус хәрби операция турындагы фильмнарны күбрәк төшерергә чакырды

Россиядә махсус хәрби операция турындагы фильмнарны активрак төшерергә кирәк. Язучы Захар Прилепин РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Аның фикеренчә, эшләр җитәрлек күләмдә булса гына чын-чынлап сыйфатлы картиналар тууга исәп тотарга мөмкин.

Ул билгеләп үткәнчә, низаг вакытында бу темага нибары алты-җиде фильм төшерелгән, шул ук вакытта, нәтиҗә сизелерлек булсын өчен кимендә 70 фильм төшерергә кирәк.

Прилепин искәрткәнчә, Россиядә елына 100 фильм төшерелгәндә, әлеге сан 12 ел эчендә 10 проценттан да кимрәк тәшкил итәр һәм чамасыз күп булып күренмәячәк. Аның исәпләвенчә, хәрби тематикага ким дигәндә 100 картина төшерелгән очракта аларда берничә шедеврга урын табылыр иде.

Язучы шулай ук проблема күләмдә генә түгел, ә билгеле бер сәнгать формасының булмавында да, дип өстәде. Ул аңлатканча, мәдәнияттә күренекле әсәрләр дулкын-дулкын булып туа - Яңарыш чоры булсынмы ул, Көмеш гасырмы яки Италия неореализмы дисеңме. Прилепин раслаганча, бүгенге көндә кинода махсус хәрби операция темасына карата кызыксыну чикләнгән булып кала, ә төшерелгән фильмнарның күбесе дәүләт хисабына түгел, ә шәхси затлар тарафыннан финансланган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх