Кичә Луганск Халык Республикасында Татарстаннан Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачылды.
Аны танкист Дамир Исламов үзенең Т-72 танкы экипажы белән үз тормышы бәрабәренә батырлык кылган җирдә ерак түгел, Золотое шәһәрендә урнаштырдылар.
Дамир Исламов 2023 елның 7 мартында Луганск Халык Республикасының Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә һәлак булды.
Бронетөркем составында аның танк экипажы дошман районына штурм ясый. Шул вакытта танкка «Молотов коктейле» белән ут төртәләр. Экипаж утны сүндерә һәм кабат һөҗүмгә ташлана. Алар юлында дошманның берьюлы биш танкы очрый. Дамир Исламов һәм аның хәрби иптәшләре аларның дүртесен юк итә, әмма бишенчесе аларның танкына һөҗүм ясый – танкның бөтен экипажы һәлак була.Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен экипажның барлык әгъзаларына Россия Федерациясе Геройлары исеме бирелде.
Бүген Золотое шәһәрендә истәлекле чарага кунаклар күп килде. Якташына, якын кешесенә, дустына һәм Ватанны саклаучыга хөрмәт күрсәтергә Татарстан Республикасы вице-премьеры Ринат Садыйков, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков, Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гыйрфанов, һәлак булган Геройның бертуган апасы Динара Алтынова, Первомайск шәһәре шәһәр округы Башлыгы Сергей Колягин килде, «Ветеран-танкистлар» төбәк иҗтимагый оешма вәкилләре, шулай ук битараф булмаган шәһәр халкы җыелды.
«Дамир – Казан танк училищесының лаеклы укучысы. Танкистлар исеменнән Лениногорск районы һәм ЛНР администрациясенә туганнарымны онытмаганыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Җиребезгә тынычлык килер дип бик көтәбез һәм өметләнәбез. Безнең Кораллы Көчләр бу моментны якынайтырга тырыша. Исегездә тотыгыз, Татарстан Республикасы Сезнең белән!» – диде Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков.Материал Светлана Осипова ярдәме белән әзерләнде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии