На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Рәсим Баксиков: Җәмәгать судьяларының абруе бик яхшы булырга тиеш

Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков җәмәгать судьяларының үз вазифаларын башкарганда югары җаваплылыгына игътибар итте. Аларның абруе бик яхшы булырга тиеш, дип белдерде депутат комитет утырышында. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Зинһар, гражданлык эшләрен генә түгел, бигрәк тә җинаять эшләрен караганда игътибарлырак булыгыз», - диде Рәсим Баксиков җәмәгать судьялыгына кандидатларга.

Дәүләт Советы комитеты Татьяна Якупованы (ТР Аксубай районы буенча 2нче суд участогы) һәм Юлия Баһавиеваны (Казанның Идел буе районы буенча 4нче суд участогы) өч елга җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим итте.

Җәмәгать судьялары итеп вәкаләтләр срогын чикләмичә сайларга Рузия Исламова (ТР Актаныш районы буенча 2нче суд участогы), Ленар Мөлеков (ТР Әлки районы буенча 1нче суд участогы), Алмаз Ягъфәров (ТР Әлмәт суд районы буенча 4 нче суд участогы), Марат Ибраһимов (Казанның Яңа Савин районы буенча 4нче суд участогы), Илнар Камалиев (ТР Яңа Чишмә районы буенча 1нче суд участогы) һәм Айгөл Дилмиева (ТР Тукай районы буенча 1нче суд участогы) тәкъдим ителде.

Шул ук вакытта Рузия Исламова, Ленар Мөлеков, Марат Ибраһимов, Илнар Камалиев һәм Айгөл Дильмиеваның вәкаләтләр срогы алдагы вәкаләтләр чоры тәмамланган көннән башлана.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх