На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстан футболчысы контракт буенча махсус хәрби операциягә китте

Иртән Нурлатта хәрби комиссариат территориясендә контракт төзүчеләрне махсус операция зонасына озаттылар. Контракт имзалаучылар арасында спортчы, «Легион» футбол командасы әгъзасы Алик та бар иде. Футболчыны озатырга районның күп кенә спортчылары килде.

«Алик районыбызны төрле ярышларда һәрвакыт лаеклы тәкъдим итте.

Хәзер Нурлатның башка хәрбиләре белән лаеклы хезмәт итәчәк. Әлбәттә, аңа һәм барлык хәрбиләргә исән-сау, җиңү белән кайтуларын телибез. Без аңа һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, гуманитар ярдәм һәм финанс яктан ярдәм булачак», — диде Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илсур Нәбиуллин.

Бу иртәдә үзләре теләп махсус хәрби операциягә китүчеләргә хәрби комиссариатның мобилизация бүлеге җитәкчесе Резимә Зәрдинова һәм Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов изге теләкләрен белдерде. Традиция буенча хәрбиләргә азык-төлек пакетлары тапшырылды.

2 сентябрьдә Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

• Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх