На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны 102 яшендә вафат булган

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины Анна Моисеева вафат булган. Аңа 102 яшь иде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Анна Моисеева (кыз фамилиясе Мачтакова) 1923 елның 15 февралендә Зәй районы Подгорный бистәсендә туа. 1941 елда мәктәп-интернат, тракторчылар һәм шәфкать туташлары курслары тәмамлаган кыз 1942 елның июлендә Бөек Ватан сугышына китә, 1945 елның сентябренә кадәр кече медицина хезмәткәре булып хезмәт итә.

61нче армиянең 473нче кыр күчмә хирургия госпиталендә шәфкать туташы булып Мәскәүдән Берлинга кадәр сугышчан юл уза.

«Сугышчан казанышлары өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре, шулай ук II дәрәҗә Ватан сугышы ике ордены белән бүләкләнгән. Берлинда Анна Ивановнага командование Рәхмәт хатын шәхсән Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков тапшыра.

Анна Моисеева бөтен гомерен медицинага багышлый. 40 ел район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, шәһәрнең иҗтимагый тормышына бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 6 апрельдә, иртәнге сәгать 8дә «Энергетик» Мәдәният сараенда уза.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх