На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Александр Гулевич
Елда это что? Но звучит ...2023 елда Татарст...
• Алатырка
Автор-упоротый, а самое паскудное-платформа отказывается скрывать посты этого придурка.Иртәгә Казанда Ро...
• Алекс Сэм
А с какого тут текст предположительно на татарском?Иртәгә Казанда Ро...

Теләчедән күп балалы әти кеше Россия буйлап велосипедта 10 мең чакрым юл узачак

Татарстан Республикасының Теләче районында «Россиянең барлык җирләре» велосипед марафоны старт алды. Планетадагы иң экологик транспорт төре – велосипедка утырып юлга Сергей Ласков чыкты. Бу сәфәрендә ул илне, кешеләрне, Россия җирләрен күрсәтергә тели.

Сергейның инде 800 километрлы маршрут узу тәҗрибәсе булган.

Хәзер исә ул Россия буйлап эчке сәяхәткә чыгарга булган. 365 көн эчендә марафончы илебез чикләре буйлап 10 мең километрдан артык юл үтәчәк.

Фото: © ТР Теләче районы матбугат хезмәте

Маршрут Россиянең 45тән артык зур шәһәрен үз эченә ала. Сергей Ласков Теләчедән Арча ягына, Ярославльгә кузгалды. Юлның озынлыгы 1100 километрны тәшкил итә. Алга таба ул Архангельск һәм Выборг (1,4 мең километр), ә аннан соң Курск (1,5 мең километр), Сочи (1,4 мең километр), Грозный (1,3 мең километр), Махачкала (1 мең километр) һәм Казанга (1,5 мең километр) юл тотачак.

Сергей – күп балалы әти. Алар тормыш иптәше белән бергә балаларында кечкенәдән велосипедта сәяхәт итүгә мәхәббәт тәрбияли. Велосипед спорты аларның көн тәртибендә бик җиңел урын таба – алар кибет, парк, мәктәп яки эшкә велосипедта йөри.

Фото: © ТР Теләче районы матбугат хезмәте

«10 мең километр әле һаман башыма сыймый. Әмма Сергей Евгеньевич үзенә шундый максат куйган икән, димәк, ул бу юлны һичшиксез үтәчәк. Уникаль кеше, спортчы, күп балалы әти. Юлда ул Россияне, аның бөтен матурлыгын яктыртып барачак, матбугат һәм телевидениегә мәгълүмат тапшырачак, шуңа күрә аның белән даими элемтәдә булырга чакырам», — диде район башлыгы Нәҗип Хаҗипов.

Велосипед сәяхәткә тулысынча әзер – зарядлау өчен кояш батареяләре, кыр кухнясы белән җиһазландырылган. Сергей үзе белән көзге һәм кышкы киемнәр ала. Россия буйлап маршрутны ул 365 көндә үтәргә планлаштыра.

«Педальләрне җиңел һәм арымыйча әйләндерүегезне, тизлек һәм күтәренке рух, онытылмаслык тәэсирләр, сәламәтлек һәм бәхет телибез», — дигән теләкләр белән Сергейны юлга озаттылар.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх