Татарстанның «Хлеб» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы «Россиянең авыл икмәк пешерүчеләре кубогы» Бөтенроссия бәйгесендә өченче урынны яулады. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Луганск Халык Республикасының «Белокуракино» предприятиесенә кергән «Горячая точка» икмәк пешерү йорты – беренче, Иваново өлкәсенең «Сытая Дуся» крестьян-фермер хуҗалыгы икенче урынга лаек булды.
«Бәйгедә Россиянең сигез субъектыннан командалар катнашты, алар конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында катнашкан 126 кеше арасыннан сайлап алынды», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Бәйгенең финалы кичә Казанда узды. Анда Иваново, Омск, Чиләбе өлкәләре, Коми, Татарстан республикалары, Ставрополь, Камчатка крайлары һәм Луганск Халык Республикасы предприятиеләре ярышты.
Свежие комментарии