Кул-аякны югалту тиздән кеше өчен котылгысыз проблема булудан туктаячак, дип белдерде Россиядә беренче микропроцессорлы, яки бионик кул чугы протезы ясаган, MaxBionic компаниясенә нигез салучыларның берсе Тимур Сәйфетдинов Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кешеләр, шул исәптән хәрбиләр авыр тән яраларыннан соң сезнең протезлар ярдәмендә көнкүрештә мөстәкыйльлеккә ирешә. Бу бик тә мөһим», - дип мөрәҗәгать итте аңа Әхмәтшин.
Сәйфетдинов билгеләп үткәнчә, заманча технологияләр кешеләр алдында яңа мөмкинлекләр ача, аларга ышаныч бирә.
Соңыннан вәкаләтле вәкил аны 12 апрельдә узачак «Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумында катнашырга чакырды.
Свежие комментарии