На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...
  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...

Төркиядә кунакханәдә янгын сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде

Grand Kartal кунакханәсендә янгында кешеләр һәлак булу сәбәпле, Татарстан Рәисе, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде.

«Хөрмәтле Президент әфәнде! Төркиянең Карталкая тау чаңгысы курортында Grand Kartal кунакханәсендә янгын турында хәбәрне Татарстан Республикасында тирән үкенеч белән кабул иттек.

Якыннарын югалткан гаиләләргә тирән кайгы уртаклашу һәм зыян күрүчеләргә тизрәк сәламәтләнү теләкләре җиткерәм. Югалту ачысын ихлас уртаклашабыз, Сезнең белән һәм тугандаш Төркия халкы белән бергә кайгырабыз», диелә кайгынамәдә.

Төркия хакимиятенең соңгы белешмәсе буенча, янгында һәлак булучылар саны 76 кешегә җитте. 22 гыйнварда Төркиядә илкүләм матәм көне итеп билгеләнде. Россия Президенты Владимир Путин Төркия җиткәчесенә кайгы уртаклашу сүзләре белдерде, дип яза «Татар-информ».

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх