Алабугада узган Сабантуй бәйрәмендә Казан федераль университетының Алабуга филиалы профессоры, филология фәннәре кандидаты, хезмәт ветераны Анатолий Разживин үзенең студентларына да Сабантуйга барырга, милли йолаларны өйрәнергә киңәш итүен әйтте.

«Алабугада туып-үстем, Сабантуйда исә ел саен катнашам.
Алабуга Сабан туе — бик үзенчәлекле, ул һәрвакыт борыңгы гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп үткәрелә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш шулай ук шәһәрнең бай тарихлы үткәне булуын ассызыклады. «Алабуга шәһәренең меңьеллык тарихы бар. Монда төрле дин һәм милләт вәкилләре дус, туганнар булып яши», — дип сөйләде ул.

Оештыручылар әйтүенчә, Алабуга Сабан туеның пролог өлешендә генә барлыгы 700 кеше катнашкан.

Свежие комментарии