Шимбә, 5 апрельдә, Татарстан территориясендә үзгәрүчән һава торышы була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразында белдерелә.
Аязучан болытлы һава булачак, урыны белән бераз яңгыр көтелә.
Җил көнбатыштан сәгатенә 6-11 метр тизлектә фаразлана, әмма кайбер районнарда 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава торышы +1..+ 6 градус була, көндез +10..+ 15 градуска кадәр җылытачак.
Свежие комментарии