Төнлә Һава һөҗүменә каршы оборона кизү чаралары тарафыннан самолет тибындагы 49 пилотсыз очу аппараты (БПЛА) юк ителгән һәм тотып алынган. Бу хакта Россия Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Министрлык мәгълүматлары буенча, 16 БПЛА Воронеж өлкәсе территориясендә бәреп төшерелгән, 14 – Белгород өлкәсе территориясендә, алтышар – Курск һәм Самара өлкәләрендә, өч – Мордовия Республикасы территориясендә, берешәр БПЛА - Брянск, Липецк, Орлов һәм Пенза өлкәләре күгендә тотып алынган.
Свежие комментарии