На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Үзбәкстанда төрки телле халыклар арасында КВНда Татарстан командалары катнаша

27 июньдә 17.00 сәгатьтә Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Халыкара яшьләр фестивале кысаларында төрки телле халыклар арасында КВН була. Чарада Кыргызстан, Башкортстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Татарстан, Үзбәкстан һәм Беларусь командалары катнаша.

«Безнең команда составы: «Әкәмәт» Казан (КВН Татар лигасының ике тапкыр чемпион булган команда), «Нәмәкәй» Актаныш («Әйдә ШаяРТ» лигасының сезон чемпионнары).

Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенә һәм әлеге үзәк каршындагы татар яшьләре Советына ярдәм төркемен, чыгыш ясау өчен кешеләрне җыюны оештыруда һәм кирәкле реквизитлар эзләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез», – дип хәбәр итә «Татар-информ»га оештыручылар.

  • «Әйдә ШаяРТ» Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, «Алга» киемнәр кибете ярдәме белән оештырыла.

 

Ссылка на первоисточник
наверх