На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Владимир Путин Александров бакчасында Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Мәскәүнең Александров бакчасында Хәтер һәм кайгы көнендә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин да катнашты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Тантанада катнашучылар – сугыш хәрәкәте ветераннары, хәрбиләр, хәрби югары уку йортларын тәмамлаучылар, саклану министры Андрей Белоусов – Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алды.

Чараны мактаулы каравыл ротасының һәм мемориал каршындагы оркестрның тантаналы маршы дәвам итте.

Аннары дәүләт башлыгы герой-шәһәрләргә багышланган обелискларга һәм хәрби дан шәһәрләре хөрмәтенә куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салды.

Ссылка на первоисточник
наверх