На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Быел Мәскәүдә беренче тапкыр төнге Сабан туе була

6 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендәге Мәскәү Сабан туе кунакларны бөтен гаилә өчен әзерләнгән программа белән каршы алачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Мәскәү Сабан туеның мөһим үзенчәлеге – аның исерткеч эчемлекләрдән башка узуы.

Быел беренче тапкыр төнге Сабан туе да була, анда яшьләр безгә дус булмаган илләрнең музыкасыннан һәм алкогольдән башка гына бәйрәмне дәвам итә алачак, ди оештыручылар.

Бәйрәмне Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан Хөкүмәтләре, Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

«Төрки халыкларның традицион бәйрәменнән Мәскәү Сабан туе еллар үтү белән башкалада яшәүче халыклар бәйрәменә үсеп җитте һәм дөньяда иң массакүләм бәйрәм дип табылды. Махсус хәрби операция геройлары Сабан туеның мактаулы кунагы булачак, ә бәйрәмгә килгән һәркем маскировка челтәрләре үрүдә катнаша ала», диелә хәбәрдә.

Чараның тантаналы ачылышы төп сәхнәдә була. Рәсми кунаклар арасында Россия Федерациясе, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан Хөкүмәтләре вәкилләре, танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре бар.

Төп сәхнәдә иртәдән кичкә кадәр Россиянең төрле халыкларын тәкъдим итүче милли коллективлар, эстрада йолдызлары чыгыш ясаячак.

«Милли көрәш мәйданы – һәр Сабан туеның йөрәге. Быел тамашачыларны билбау көрәше буенча дөнья Кубогы ярышлары көтә», – ди оештыручылар.

Бер төн эчендә диярлек Коломенскоеда башкорт һәм татар авыллары үсеп чыгачак – йорт өчен бүрәнәләрне, тирмә өчен материалларны һәм эчке бизәлеш элементларын, кунаклар заман сулышын яхшырак тоя алсын өчен, төбәкләрдән махсус китерәчәкләр. Бәйрәмдә халык уеннарында катнашырга, артистлар чыгышын карарга мөмкин, милли һөнәрчелек эшләнмәләреннән торган ярминкә дә эшләячәк.

Сабан туенда Татарстанны инде күп еллар Чаллы шәһәре тәкъдим итә. Башкортстаннан исә Кырмыскалы һәм Зианчура районнары вәкилләре килә.

Бәйрәм кунаклары Дөнья халыклары кухнясы мәйданчыгында милли ризыклардан авыз итә, «Игелекле күршеләр урамы» милли чатырлар аллеясында йөри, балалар һәм олылар өчен оештырылган төрле уеннарда, мастер-классларда катнаша ала, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх