Мәскәүнең Александров бакчасында Хәтер һәм кайгы көнендә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин да катнашты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Тантанада катнашучылар – сугыш хәрәкәте ветераннары, хәрбиләр, хәрби югары уку йортларын тәмамлаучылар, саклану министры Андрей Белоусов – Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алды.
Чараны мактаулы каравыл ротасының һәм мемориал каршындагы оркестрның тантаналы маршы дәвам итте.Аннары дәүләт башлыгы герой-шәһәрләргә багышланган обелискларга һәм хәрби дан шәһәрләре хөрмәтенә куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салды.
Свежие комментарии