На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Апаста өлкәннәргә күчтәнәчләр таратыла башлады

Апас шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче өлкәннәргә күчтәнәч-пакетлар тарата башладылар. Биредә 600 өлкән кеше бәйрәм бүләге алачак. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Гүзәл Хилавиева хәбәр итә.

Район буенча «Апас-мол»да һәм оешмалары ликвидациягә эләккән 3600 өлкән кеше шундый пакетларга ия булачак.

«1нче октябрь өлкәннәр ункөнлеге башланып китә.

Өлкәннәр безнең ел буе игътибар үзәгендә булса да, бу чорда аеруча да кайгырту зур була. Район башлыгы тарафыннан бүләкләр таратыла. Укучылар, яшьүсмерләр, депутатлар тарафыннан төрле чаралар уздырыла. Барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Бүләк бирергә баргач очрашабыз, сөйләшәбез, аларның борчыган сорауларын эшкә алабыз. Бер генә өлкән райондашыбыз да читтә калмаячак», - диде Апас шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.

Өлкән буын бу ункөнлекне шатланып көтеп тора, тапшырган бүләкләрне рәхмәтен ирештереп кабул итә.

«Ел саен килеп безне зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга олы рәхмәтемне ирештерәм. Төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыктым. Хәзер менә тавык-чебеш, бакча тирәсендә көнебез үтә. Оныклар кайта. Апаста барысы да бар. Җәе буе оныклар белән мәдрәсәгә, музейга, спорт сарайларына йөрдек. Сәламәтлек белән яшик, ил-көннәребез тыныч булсын!», - диде Апастан Рифат абый Сабирҗанов.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх