Минзәлә районы хуҗалыкларында барлыгы 158086 тонна кукуруз массасы базга салынган. Үзенчәлекле рекорд бу. Тагын 3757 гектардан кукуруз силосы әзерләргә кирәк бар. 390 гектар кукурузны бөртеккә аласы бар. Бу хакта «Минзәлә» сайтында Дильфас Галиев яза.
Рапстан район буенча уртача һәр гектардан 18 центнердан артык уңыш чыга.
Бу культура буенча иң югары уңышны «Калморза» хуҗалыгы алды, аларда рапсның гектар куәте 22,8 центнер төшем бирде«Дәүләтов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы хезмәтчәннәре 130 гектар бәрәңгенең 80 гектарын казып алды, һәр гектардан 400 центнер уңыш алына.
«Минзәлә таңнары» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында 4470 гектар шикәр чөгендеренең 1167 гектары казып алынган. Биредә һәр гектардан уртача 435 центнер шикәр чөгендере чыга.
Свежие комментарии