Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе рәисе — Казан мэры Илсур Метшинны оешма утырышларының берсенә чакырды. Бу хакта ул Казан Ратушасында булганда белдерде, дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетында.
Кунакка борынгы бина буйлап экскурсия уздырдылар, Казан тарихы һәм изге урыннары турында сөйләделәр.
Сүз, шул исәптән, Гутерришны таң калдырган Казан Изге Ана иконасы турында да барды.«Дөнья муниципалитетлары сезне безнең хәрәкәткә ярдәм итүче зур дусты буларак белә. Сез безне берләштерәсез һәм моны кешеләргә карата ярату белән эшлисез», — дип ассызыклады ТР башкаласы мэры.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы утырышына Метшиннан тыш шулай ук БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе президиумы да чакыру алды.
Исегезгә төшерик, Гутерриш кичә Казанга килде һәм 22-24 октябрьдә узган БРИКС саммитында катнашты.
Свежие комментарии