На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан – Россиядә бизнес башлау өчен уңайлы төбәк

Татарстан Республикасы – Россиядә бизнес башлау өчен уңайлы төбәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы II «РОСТКИ: Россия һәм Китай – ике якка да файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Барлык яклар, Россия, Татарстан һәм Кытай элемтәләрне ныгытуны максат итеп куя.

Россия һәм Кытай җитәкчелеге тарафыннан моның өчен барысы да эшләнә», - диде Миңнеханов Кытай Халык Республикасы компанияләре вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә.

ТР Рәисе Татарстан ягының Кытай партнерларының барлык тәкъдимнәрен тыңларга әзер булуын билгеләп үтте.

Ул түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр беркетмәсе әзерләнәчәген әйтте. «Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо белән килгән барлык теләкләрне гамәлгә ашырачакбыз», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Татарстандагы Кытай компанияләре эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Миңнеханов Haier корпорациясен мисал итеп китерде. «Бу – ничек эшләргә кирәклекнең үрнәге», - дип сүзен төгәлләде ул.

  • II «РОСТКИ: Россия һәм Китай – ике якка да файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумы Казанда 13-15 ноябрьдә уза.
Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх