На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Әсгать Сәфәров Әлмәт җитәкчесе турында: Район өчен яңа кеше түгел, аны бик яхшы беләсез

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Әлмәт районы сессиясендә катнашучыларга Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы вазифасына Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын тәкъдим итте.

«Район өчен яңа кеше түгел. Сез аны бик яхшы беләсез.

Ул Әлмәттә туып үскән, 1992 елдан «Татнефть» предприятиеләрендә җаваплы вазифалар биләгән. Соңгы 7 елда Түбән Камада компаниянең шиналар бүлекчәсе белән уңышлы җитәкчелек итте», - диде Сәфәров.

Администрация җитәкчесе Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы алдында торган бурычларны да билгеләде.

«Алда – бик зур күләмдә гамәли эш. Мин Гүзәл Мөдәррис кызының зур тәҗрибәсе һәм күркәм кешелек сыйфатлары аңа Әлмәт муниципаль районы белән нәтиҗәле рәвештә җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирәчәгенә шикләнмим һәм моңа ышанам», - диде Сәфәров.

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе киләчәктә барлык процедура мәсьәләләренең дә уңышлы хәл ителәчәгенә, Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасы депутатлар һәм район халкы арасында хуплау табачагына өмет белдерде.

Әсгать Сәфәров Гүзәл Хәбетдиновага бүгенге катлаулы заманда районда тотрыклылык, җәмәгать тәртибе, гражданнарның иминлеге тәэмин ителүен, барлык хезмәтләрнең, социаль өлкә учреждениеләренең тоткарлыксыз һәм көйле эшләвен, федераль һәм республика программалары кысаларында чараларның вакытында гамәлгә ашырылуын теләде.

«Аның үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итәчәгенә ышанам», - дип искәртте ул. Чыгышының ахырында Сәфәров Гүзәл Мөдәррис кызын юбилее белән котлады.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх