Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган указ нигезендә Тимур Нагуманов ТР Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнә һәм аңа республика Рәисенең Татарстан Дәүләт Советындагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасы йөкләнә. Татарстан лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
Бүген Тимур Нагуманов Татарстанның Әлмәт районы башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде.
Депутатлар район Советының 46нчы чираттан тыш сессиясендә аның отставкасы өчен тавыш бирде. «Татшина» директоры Гүзәл Хәбетдинова районның яңа җитәкчесе булды.
Свежие комментарии