На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Эльвира Величутина (Вишневская)
    Что за фигня?Татарстан синопти...
  • Evgenija Palette
    Сколько можно говорить... ПОШЛИ НА "Х"... Говорите на Государственном языке... А не на своем ОДНОСЛОЖНОМ НАРЕЧИИ...Кукмара кешесе хә...
  • spoli
    А можно по русскиӘлмәтнең балалар ...

Фазлыева: Барлык әтиләргә балалары өчен ышанычлы терәк булып калуларын телим

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева республиканың барлык әтиләрен Әтиләр көне белән котлады.

«Егерменче октябрьдә Россия Федерациясендә мөһим һәм әһәмиятле бәйрәм — Әтиләр көне билгеләп үтелә!» - дип искәртте ул.

«Безнең һәрберебезнең тормышында әти кешенең әһәмиятен бәяләп бетерә торган түгел: ул һәрвакыт әтиләрчә киңәш, сүз һәм гамәле белән ярдәм итәчәк, балаларының уңышлары һәм казанышларына чын күңелдән куаначак.

Ул авыр сынау минутларында күрсәткән зирәклек һәм тынычлык ярдәмендә бөтен гаилә көч, ныклык һәм ышанычка ирешә!» —дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары.

«Махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләргә аерым рәхмәт сүзләре юллыйсым килә. Сез барыбыз өчен: улларыбыз, кызларыбыз, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең бар халкы өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге», — дип өстәде ул.

«Әти булу – бик катлаулы һәм игелекле миссия. Әти – ул дус, укытучы, нәкъ менә аның кайгыртуы һәм яклавы безне гомер буе саклап йөртә», - дип ассызыклады Фазлыева.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх