Санкт-Петербургта академик Крачковский исемендәге укуларны Россия милли китапханәсе белән Мәскәү ислам институты оештыра. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.
Конференция Көнчыгышны өйрәнү тармагына нигез салучыларның берсе булган академик Игнатий Крачковскийның (1883-1951) мирасын барлауга һәм өйрәнүгә багышланган.
Чарада катнашучыларга Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламләвен юллаган.
«Академик Крачковский исемендәге беренче фәнни укуларны оештыру һәм үткәрү – фән, Россиядәге ислам белеме, теология һәм Коръән гыйлеме өчен, шулай ук Игнатий Юлианович мәктәбе шәкертләре өчен зур вакыйга», - диелә сәламләү хатында.
Фәнни укуларның пленар өлешендә Россия милли китапханәсе генераль директоры Денис Цыпкин; Дәүләт Эрмитажы генераль директоры, РФА академигы, тарих фәннәре докторы Михаил Пиотровский; РФАнең Көнчыгыш кулъязмалары институты директоры, тарих фәннәре докторы Ирина Попова һ.б. чыгыш ясады.
Свежие комментарии