Россиядә штрафка тартылмый торган чик турында карар кабул ителгәннән соң массакүләм рәвештә тизлек режимын чикләүче билгеләрне (40 км/сәг һәм 70 км/сәг) куя башладылар. Автоэксперт Дмитрий Попов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Үз вакытында, 2013 елның сентябрендә, тизлекне сәгатенә 20 километрга кадәр арттырырга рөхсәт итү турында карар кабул ителгән иде, штраф салынмый торган әлеге чикне күпләр «тизлек гандикабы»дип атый.
Бу вакыйганың ахмаклыгын аңлап, бөтен ил буйлап 70 км/сәг һәм 40 км/сәг дигән билгеләр куеп чыктылар», - диде Попов.
Свежие комментарии