На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Өмет» газетасы 35 еллык юбилеен бәйрәм итә

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Өмет» дусларын җыйды» дигән язмасы чыкты.

Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә «Өмет» газетасының 35 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда милли оешмалар җитәкчеләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, җирле язучылар һәм шагыйрьләр, штаттан тыш хәбәрчеләр һәм газета укучылар катнашты.

Милли басманың юбилее уңаеннан оештырылган очрашуны «Өмет»не булдыруга зур өлеш керткән милләтпәрвәрләрне һәм төрле елларда редакциядә эшләгән каләм ияләрен – Галимҗан Насыйров, Дамир Шәрипов, Азат Курчаков, Айрат Ибраһимов, Котдус Сафиуллин, Әнвәр Мухаметрахимов, Римма Алькаева, Равил Шәфигуллин, Иделбикә – Лена Садыйкова, Гакыйль Сәгыйров һәм Рәшит Шабакаевны дога укып искә алу белән башлап җибәрдек. Үзәк Җәмигъ мәчетенең Аксакаллар шурасы рәисе Варис хаҗи Равилов Коръәни-Кәримнән сүрә укыды һәм гомерләрен милләтебезгә хезмәткә багышлаган фидакарь затларның рухлары шат булуын теләп дога кылдырды.

Аннары Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин «Өмет»нең Россия регионнарында чыгып килүче татар газеталары арасында иң зур тиражлы булуын билгеләп үтте һәм редакция коллективының дәүләт органнары, халык белән уртак тел табып эшли белүенә соклануын белдерде.

«Үткән елда «Балалар сәхифәсе»н яңартып җибәрүегез өчен зур рәхмәт. Әлеге рубрика аша балалар газета белән якыннан танышалар, алар татар булуларын онытмаслар», - диде Рамис Сафин.

Ул озак еллар дәвамында «Өмет» белән тыгыз элемтәдә торучы җирле язучыларга – Иркәм Хәйретдинов, Флорис Галимьянов белән Гөлсинә Ханәфигә автономиянең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов «Өмет»нең өлкә күләмендә таралучы басмалар арасында иң зур тиражлысы булуын ассызыклады. Безгә газетаның тиражы аз, кими бара, дип зарланып йөрергә түгел, ә шундый зур тиражлы булуы белән горурланырга кирәк, диде ул. Рифгать Фазулла улы соңгы вакытта газета битләрендә кайбер язмаларның рус телендә басылуын уңай бәяләде. Бу – бик тә кирәкле эш, бәлки, татарча укый белмәүче милләттәшләребез дә «Өмет» белән кызыксына башлар, дип белдерде Рифгать ага.

Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов «Өмет» редакциясенең барлык милли һәм дини оешмалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе, милли һәм дини темаларны тигез дәрәҗәдә яктыртуы турында сөйләде. Хәзер безнең алдыбызда яраткан газетабызны саклап калу, мөмкин кадәр күбрәк халыкка җиткерү бурычы тора, диде Рамил Заһит улы.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина «Өмет»нең агитатор, пропагандист һәм оештыручы функциясен уңышлы үтәвен билгеләп үтте. Без мәдәният үзәгендә үткәрелгән барлык чараларга да тамашачыны газетада басылып чыккан белдерүләр ярдәмендә җыябыз, диде ул.

Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова «Өмет» газетасы һәр татар теле укытучысының эш өстәлендә булырга тиешлеген ассызыклады. Ул татар мәктәпләре эшчәнлеген, балалар һәм педагогларның уңышларын газета битләрендә оператив рәвештә яктырткан өчен «Өмет»леләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов төрле буын вәкилләренең «Өмет»не үз итүләре, яздырып алулары хакында сөйләде. Без 64 нче мәктәп белән мәхәлләгә ел саен яздырабыз, мәчеткә йөрүчеләр подшивка белән танышалар, аннары почтага барып үзләре язылалар, диде Рафаэль хаҗи. Үзәк Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова һәр дәресне «Өмет»тә басылган җомга вәгазьләре белән танышудан башлавы һәм барлык шәкертләрне дә газетага язылырга үгетләве турында бәян итте.

«Санаторийга ял итәргә яки берәр төрле йомыш белән налог инспекциясенә, банкка барсам, татарларны эзләп табам һәм һәркайсын газетага язылырга күндерәм. Без барыбыз да тырышсак кына бүгенге катлаулы заманда «Өмет»не саклап кала алырбыз», - диде Асия хаҗия, милләттәшләребезгә нәсыйхәтләрен җиткереп.

Мәләкәс шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Гөлсинә Ханәфи Димитровград Сабан туенда халыкны газетага яздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Күбесе яздыру ноктасын эзләп килеп, бик теләп язылалар. Битарафлык күрсәтеп, борылып китүчеләр дә бар. Араларында милли хәрәкәттә, татар тормышында катнашып йөрүчеләр очрый. Шуңа елыйсым килә башлый, йөрәгем әрни. «Өмет»кә язылу – татар телен саклап калуга, милләтебез үсешенә үз өлешеңне кертү бит ул», - диде Гөлсинә Ханәфи, моңсуланып.

Ульяновск дәүләт университетының инновацион технологияләр үзәге директоры Абдулла Ямбаев исә якыннарын «Өмет»кә яздыру тәҗрибәсе белән бүлеште.

«Мин ярты ел саен ике экземплярга язылам. Берсен үзебез укыйбыз, икенчесен һәр атнаны Тольяттига, туганнарыма почта аша җибәрәм. Узган елда Ульяновскида торучы якын кешеләребезгә бүләк итеп яздырган идем. Газета күңелләренә хуш килсә, киләчәктә үзләре язылырлар дип өметләндем. Алар, «Мозаика» кебек «Өмет»не дә бушлай тарата башлаганнар икән, дип гаҗәпләнүдән ерак китә алмадылар», - дип сөйләде Абдулла Раһиб улы.

Чардаклыдан милли хәрәкәт ветераны, танылган табибә Наилә Потеева район хастаханәсенә приемга килгән татарларны «Өмет»ле итү һәм татарча укырга өйрәтү тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Безнең Әстерхан өлкәсендә «Идел» газетасы 2019 елда ук ябылды инде. Язылучылар аз булуы сәбәпле, чыгудан туктады ул. Шуңа күрә «Өмет»не күз карасы кебек саклыйк, үзебез язылыйк, туганнарыбызны, дусларыбызны, күршеләребезне үгетлик. Халыкның милли үзаңы булган өлеше газетага языла һәм соңыннан, нигә моңа кадәр белмәдем, язылмадым икән, дип килеп рәхмәт әйтәләр. Кызганычка, милләт, телебез һәм динебез язмышына битараф булучылар тагын да күбрәк», - диде Наилә Шакирҗан кызы.

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге һәм Засвияжье районы Ислам мәдәният үзәге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов «Өмет»нең 35 еллыгы уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың тәбрикләү сүзләрен ирештерде.

«35 ел эчендә редакциянең компьютер базасында җирле авторларның 130дан артык җыентыгы әзерләнде. Шулай ук «Сембер язлары» альманахының җиде томы әзерләнеп, нәшриятка тапшырылды. Каләм ияләре өчен иң мөһиме – иҗат җимешләрен халыкка җиткерү. «Өмет»леләр һәр язучыны үз итәләр, аларга канат куялар, һәркайсын дөньяга таныталар», - диде Ульяновск татар язучыларының лидеры.

Ульяновскиның 20 нче «Искринка» балалар бакчасы мөдире Иркинә Сайфутдинова «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимовка Рәхмәт хаты тапшырды.

«Барыбыз да яраткан «Өмет» халык арасында күпкырлы эшчәнлек алып бара, бөтен оешмалар белән дә килешеп җайлы гына эшли. Газетабыз безнең балалар бакчасын да читләтеп үтми – сабыйларыбыз һәрдаим «Өмет» кунаклары», - диде Иркинә Ринат кызы.

Ульяновск өлкәсе татар эшмәкәрләренең «Сембер» клубы президенты Эльмира Алиакберова юмарт бизнесменнарыбызның киләчәктә дә «Өмет» газетасын халыкка җиткерүгә үз өлешләрен кертергә җыенулары турында хәбәр итте. Без редакция коллективына рәхмәтле – бизнес-клубның барлык проектларын да яктыртып, күрсәтеп баралар, диде ул.

Ульяновскиның һөнәри-политехник колледжы директоры Әсхат Рахимов, педагогик хезмәт ветераны, «Өмет»нең актив авторы Роза Ильясова, Красный Гуляй урта мәктәбе укытучысы Гөлфәрия Латыйпова һәм татар автономиясенең Ленин район бүлекчәсе рәисе Котдус Мухаметшин 35 еллык тарихы булган газетабызның халкыбыз белән һәрвакыт бергә, нияте изге, юлы туры булуы турында сокланып сөйләделәр.

Җирле шагыйрьләребез Сәгыйть Бәдретдинов, Фазылҗан Алиуллов, Варис Равилов, Рита Имаметдинова һәм Динә Сафина, тынгысыз йөрәкле Розалия Матросова истәлекле очрашуны «Өмет»кә багышланган ифрат та җылы эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырьләре белән бизәделәр. Ә Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Җәмилә Мифтахова белән Гүзәл Сөбханова милләттәшләребезне дәртле вә моңлы җырлары белән сөендерде.

Әдәби-музыкаль кичәне оештыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре өчен 17 нче китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина белән Засвияжье районы Ислам мәдәният үзәгенә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх