Апас Сабан туе 8 июньдә 10.30 сәгатьтә башлана. Бәйрәм чарасында традицион ярышлар белән кул белән балык тоту мөмкинлеге дә була. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.

Сабан туен оештыручылар, традицион конкурслардан тыш, һәр елны яңадан-яңа конкурслар уйлап табарга тырыша.
Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләкләр белән су ташу, колгага менү белән бергә кул белән балык тоту ярышы киң тарала бара.

«Кул белән балык тоту быелгы Сабан туйның да кызыклы уеннарның берсе булачак. Судан балык тоту өчен аерым урын әзерләнде. Кул белән судан балык тотарга теләүчеләрне 15.00 сәгатьтә махсус сулык янында көтеп калалар. Алмашка өс киемнәре алырга киңәш ителә», - дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Свежие комментарии