На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Юрий Ded
Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
• Валерий Матускин
В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...
• leonid
Моя твоя не понимает. Переводите на русский.Россия Герое Рәси...

Лениногорск районы Сугышлы авылы мәдәният йортында ялга кайткан хәрбиләр белән очраштылар

Лениногорскиның Сугышлы авылында махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән җылы атмосферада, чәй табыны артында очрашу узды. Анда хәрбиләрне бәлеш белән сыйладылар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Якташларын очрашуга авыл башлыгы Альбина Зиатдинова чакырган.

Бергәләп ил-көн хәлләрен, авыл яңалыкларын сөйләшеп утырдылар. Хәрбиләр солдат тормышы турында сөйләде. Әлбәттә, бөтен серне ачып бетермиләр, күңел түрләрендәге иң авыр вакытлар сер булып кала.

«Хәзер барлык авырлыкларга да ияләштек», - диде «Ленин» кушаматлы хәрби. Ул 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнгән, кыска вакытлы ялга өченче мәртәбә кайтуы. Туган ягында, өйдә аның кайтуын зарыгып 10 яшьлек улы Нияз, хатыны Әлфинур, әнисе, якыннары, туганнары, дуслары көтә. Тиздән аларның гаиләсе ишәячәк, сентябрь аенда кызлары туарга тиеш.

Хәрби бүгенге көндә рядовой укчы булып хезмәт итә, шулай ук танкка каршы ракета комплексының оператор ярдәмчесе дә.

Хатыны Әлфинурга башка тормышка яраклашырга туры килгән. Барлык эш үзенә калган. «Башта җайсыз булды, хатын-кыз башкара алмый торган эшләргә ир-ат кулы кирәк, хәзер аларына да үзем өйрәндем», - ди ул. Хәзер ул ире өчен ут йотып, исән-сау кайтуын теләп тора.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх