Лаеш районында «Балык булсын» акциясе узды. Акциядә катнашучылар аэрация үткәрде һәм меңләгән чокыр бораулады. Хәзер балыклар сулый алачак һәм кыш көне исән калачак. Республика сулыкларында акция боз киткәнче дәвам итәчәк. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.
Татарстанда «Балык булсын» акциясе Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хөрмәтенә оештырылды. Аның максаты балыкларга, сулыклар боз белән капланганда, кислород җитмәгәндә, кышны үткәрергә ярдәм итү иде.
Чара төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә узды. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, район балык заводы хезмәткәрләре, балык тоту кардәшлеге вәкилләре һәм балык тотарга яратучылар бергәләшеп балыкларга кышларга ярдәм итте.
Акция кысаларында катнашучылар чокырлар бораулады һәм аларга камыш көлтәләре салдылар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш районы буенча районара бүлеге җитәкчесе Илнур Вәлиуллин аңлатканча, камыш табигый насос кебек эшли: балыкларны кислород ачлыгыннан коткарып, сабаклар аша боз астына кислород керә.
Свежие комментарии