На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татар китабы йортында сатира остасы белән очрашу була

15 августта Татарстан Милли музее филиалы — Татар китабы йортында — сатира остасы, язучы, шагыйрь һәм публицист Марсель Сәлимовның яңа китабы тәкъдим ителәчәк.

«Мар.Сәлим чыбыркысы» дип исемләнгән җыентык быел Казанда татар телендә «Ихлас» нәшриятендә басылды. «Бу китапны тәкъдим итү чарасы —бергә җыелып аралашыр өчен яхшы форсат, чөнки Марсель ага Сәлимов – уникаль шәхес ул.

Марсель ага татар һәм башкорт мәдәниятләре арасында бер күпер дә булып тора. Аның эшчәнлегендә ике әдәбият, ике халык, ике республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлек идеясе алга сөрелә», - ди Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.

Марсель Сәлимов исеме Татарстан һәм Башкортстан укучысына яхшы таныш. Озак еллар дәвамында ул Башкортстанның «Һәнәк» юмор-сатира журналын җитәкләде. 75 яшьлек әдип Башкортстанның халык язучысы, РСФСР һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры дип танылды. Ул – рус, башкорт, татар, чуваш, инглиз һәм болгар телләрендә басылган 50гә якын китап авторы.

Чара 15 август, 15:00 сәгатьтә үтәчәк. Адрес: Казан, Островский урамы, 15

Чарага керү ирекле.

 

Ссылка на первоисточник
наверх