На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Бүген Депутатлар VII чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышына җыела

Бүген Казанда VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы була. Анда парламентарийлар оештыру мәсьәләләрен караячак, көн тәртибендә 17 мәсьәлә бар.

Аерым алганда, депутатлар Татарстан Дәүләт Советы Рәисен һәм аның урынбасарларын, парламент Секретарен, президиум әгъзаларын сайлаячак. Комитетлар төзелә, аларның рәисләре сайлана, состав формалаштырыла.

Шулай ук даими профессиональ нигездә эшләү өчен депутатлар да сайлана.

Моннан тыш, парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советыннан вәкилгә - Россия сенаторы вәкаләтләр бирәчәк.

Республика законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларының тәңгәллеген раслау, депутат этикасы, депутатларның керемнәре һәм мөлкәте турындагы белешмәләрнең дөреслеген контрольдә тоту буенча парламент комиссияләре төзелә.

Утырышта VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында республика Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары тәкъдим ителәчәк.

«Парламентның беренче оештыру утырышы гадәттә республика сайлаучыларында зур кызыксыну уята. Нәкъ менә шунда җитәкче органнар, президиум, комитетлар сайлана. Һәм гадәттәгечә беренче утырыш республика телевидениесе һәм радиосы аша трансляцияләнә», - дип белдергән иде VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина президиум утырышында.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх