На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Марат Әхмәтов: Төзелеш масштабларын авылларга күчерергә мөмкин

Татарстанда торак төзелеше масштабында басымны зур шәһәрләрдән авыл җиренә күчерергә вакыт. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов авылга ярдәм күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясендә шундый фикере белән уртаклашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Торак төзелеше масштабларын авыл җиренә күчереп булыр иде. Бездә торакның 90 проценты Казанда, Чаллыда һәм аларның бистәләрендә төзелә. Бу безнең авылларны соңгы кеше ресурсларыннан мәхрүм калдыра. Әлеге мәсьәләне республика дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкин», - дип белдерде ул.

Бу уңайдан Марат Әхмәтов авылларда йорт сатып алуны дәүләт тарафыннан субсидияләү буенча Мамадыш районы башлыгының инициативасын мисал итеп китерде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх