На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

«Милли хәзинә» фестивалендә җиңүче балаларга акчалата бүләкләр тапшырылачак

«Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә беренче, икенче, өченче урыннар өчен акчалата бүләкләр каралган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов әйтте.

Ул бу бәйге-фестивальнең ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән үткәрелүен һәм приз фонды яхшы булуын билгеләп узды.

«Җиңүче балаларга акчалата бүләкләр тапшырыла. Иганәчеләр дә үз бүләкләре белән килә. Төп номинацияләрдән тыш, өстәмә номинацияләр дә булдырдык. Катнашучылар бүләксез калмаячак», - дип белдерде.

Рәдиф Җамалетдинов бәйгене федераль исемлеккә кертү буенча эш алып барылуын әйтте.

«Балаларның югары уку йортларына керү мәсьәләсе дә мөһим. КФУда балаларга иҗади юнәлештәме, теоретик юнәлештә булсынмы - компетенцияләр формалаштыру өчен барлык шартлар тудырылган. Ел саен олимпиадаларда, конкурсларда җиңүче балаларны укырга кабул итәбез. Бу бәйге федераль исемлеккә кермәгән, ләкин аны федераль исемлеккә кертү буенча аерым эш алып барабыз. Киләчәктә мондый җиңүче балаларга өстәмә баллар да бирелер дип өметләнәбез», - дип аңлатты.

Ссылка на первоисточник
наверх