Октябрьнең беренче ун көне Татарстанда гадәттәгедән җылырак булачак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Республика өчен бу якынча +8,4 градус, ә Казанда – якынча +8,9 градус.
Элегрәк синоптиклар хәбәр иткәнчә, тулаем алганда октябрь ае климат нормасына якын булачак, ә явым – төшем күләме гадәттәгедән түбәнрәк булуы көтелә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии