На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә «Уйнагыз гармуннар» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

15 февральдә Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә «Уйнагыз гармуннар» төбәкара фестиваль-конкурсы булды. Бу чара Ватан саклаучылар елына һәм Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасының данлыклы гармунчы һәм жырчы Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланган. Бөтендөнь татар конгрессы шул турыда хәбәр итте.

Төп бүләк һәм Гран-при дипломы Сосновка шәһәренең иҗат мәктәбе укытучысы, баянчы Радик Фәләховка тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Фестивальдә Татарстан, Башкортостан һәм Киров өлкәсеннән сайлап алынган гармунчылар, баянчылар, инструменталь, вокал һәм хореографик коллективлар чыгыш ясады.

Чараны Киров өлкәсе Нократ Аланы башлыгының мәдәният буенча ярдәмчесе Ирина Владимировна Петеримова, Киров өлкәсенең татарларының мәдәни мәгариф иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов һәм Судостроитель мәдәният йорты җитәкчесе Евгений Перминов тантаналы рәвештә ачты.

Беренче бүлектә кече яшьтәге гармунчылар һәм баянчылар көч сынашты. Аларга Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәнир Галимов һәм Рәүф Фәсхетдинов дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Чарада өч төбәктән 200 дән артык чыгыш ясаучы катнашты, дип хәбәр итте оештыручылар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх