На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Татарстан яшүсмерләрен туган телләрендә шәхси сәхифәләрен үстерергә өйрәтәчәкләр

Татарстанда «Туган телләрдә сәхифәләр» белем бирү проекты эшли башлый, анда катнашучылар социаль челтәрләрдә сәхифә алып барырга өйрәнәчәк һәм инфлюенсерлык турында күбрәк беләчәк. Бу хакта проектның амбассадоры һәм Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучысы Кәрим Галиев хәбәр итте.

«Мондый проект беренче тапкыр үткәрелә.

Хәзер барлык яшүсмерләрнең диярлек социаль челтәрләрдә сәхифәләре бар, Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте»нең 70тән артык катнашучысы аларны 50 000 язылучы өчен уңышлы алып бара. Шуңа күрә «Туган телләрдә сәхифәләр» – актуаль проект һәм балалар өчен үз сәхифәләрен үстерү һәм алга этәрү, күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип сөйләде Галиев.

Проектка Татарстаннан 10-17 яшьлек балалар да кушыла ала, алар сәхифәне татар, чуваш, мари, башкорт һәм башка телләрдә алып бара ала.

Программа 2025 елның июленнән ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Анда онлайн-форматта белем бирү программасы, фикер лидерлары, креатив индустрия вәкилләре һәм туган телләрне алга этәрүче башка спикерлар белән очрашулар, лагерьга бушлай чыгу интенсивы һәм башка бик күп нәрсәләр кергән.

Укыту барышында катнашучылар белән медиа өлкәсеннән кураторлар эшләячәк, аларга сәхифәләрне алга этәрергә һәм аудитория җыярга ярдәм итәчәкләр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх