14 апрельдә Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, туташлар һәм хатын-кызлар арасында РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Ният» һәм «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фондлары ярдәмендә «Коръәнгә мәхәббәт белән» Бөтенроссия Коръән бәйгесен уздырачак.
Анда Идел буе, Себер һәм Кавказ төбәкләреннән 100 дән артык кеше катнаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Бәйге Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү, Коръән ятлаган мөслимәләрне хуплау һәм рухи-әхакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.
Бәйгедә катнашучыларның белем һәм күнекмәләрен БИА профессоры шәех Сәиф әл-Асриның хәләл җефете Коръән-хафизә Каукаб әл-Асри җитәкчелегендәге мәртәбәле юри бәя бирәчәк.
Конкурс 4 номинациядә узачак:
- Коръәннең 29 нчы һәм 30 нчы җүзен яттан белү («Татар Хафизә» проектында катнашучылар өчен генә);
- «Хәфтияк Шәриф»;
- 8 җүзне яттан белү;
- Тулы Коръәнне яттан белү.
Свежие комментарии