Тел сәясәтен үстерү концепциясе Россиянең һәр төбәгендә кабул ителергә тиеш. Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов Казанда узган «Күптелле Россия: мәдәниятләр диалогыннан сыйфатлы белем бирүгә» халыкара форумында шулай дип белдерде.
«Узган ел РФ Дәүләт тел сәясәте концепциясе кабул ителде.
Бу - бик мөһим документ. Хәзер чаралар буенча юл картасы әзерләнә. Әмма әлегә бездә чаралар планы буенча сораулар күп. Без аны тагын бер кат караячакбыз. Ул тормышның барлык якларын колачлаячак комплекслы документ булсын дип телибез. Телләрнең күптөрлелеген исәпкә алмаган системасыз чаралар нәтиҗәле булмаячак», - диде парламентарий.Гыйльметдинов сүзләренчә, Россиядә тел сәясәте белән бәйле законнар камилләштерелә. Ул кабул ителә торган законнар туган телләрне саклап калу гына түгел, алга таба үстерергә дә мөмкинлек бирсен өчен депутатлар бөтен көчен куячак, дип ышандырды.
«Хәтта бу биш кеше сөйләшә торган тел булса да, аның шулай ук дәүләт ярдәменә хакы бар», – дип искәртте парламентарий.
Аның инануынча, педагоглар үзара аралаша, тәҗрибәләр белән уртаклаша һәм эш тәҗрибәсен үзләштерә алсын өчен федераль дәрәҗәдә Туган тел укытучылары ассоциациясен булдырырга кирәк.
Депутат күптелле белем бирү өлкәсендәге мәсьәләләрнең әлегә хәл ителмәвен әйтте. «Кайбер төбәкләр хәзер бу механизмны актив рәвештә алга сөрә. Әгәр дә бу файдалы булса, без аны кулланып карарга әзер», - диде ул.
«Атна саен дөньяда бер тел юкка чыга. Тел юк икән – халык та юк. Шуңа күрә безнең бөтен тырышлыгыбыз күптеллелекне саклауга юнәлдерелергә тиеш. Россиядә 277дән артык тел һәм диалект бар. Бу - бик зур байлык. Һәм аны сакларга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Гыйльметдинов.
Свежие комментарии