На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Эксперт чүп-чарны чүп савытыннан читтә ташлап калдырган өчен штраф күләмен атады

Чүп-чарны чүп савытыннан читтә ташлап калдырган өчен 2-3 мең сум күләмендә штраф яный. Кабат шул ук гамәлдә тотылган очракта штраф 5 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта NEWS.ru басмасы белән әңгәмәдә җәмәгать эшлеклесе һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча эксперт Дмитрий Бондарь сөйләгән.

«Гражданнар өчен штраф [чүп-чарны чүп савытыннан читтә ташлап калдырган өчен] ике мең сумнан өч мең сумга кадәр тәшкил итә.

Әгәр кеше ел дәвамында кабат шундый ук гамәлдә тотылса, аңа карата Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсенең икенче өлешен кулланырга мөмкиннәр. Мондый очракта штраф суммасы артачак һәм өч мең сумнан биш мең сумга кадәр тәшкил итәчәк», - дип китерә экспертның сүзләрен басма.

Бондарь аңлатканча, мондый хокук бозулар очрагында полиция хезмәткәрләре, муниципаль инспекторлар һәм табигатьне саклау органнары вәкилләре беркетмә төзи ала.

Эксперт сүзләренчә, чүп-чарны чүп савытыннан читтә ташлап калдырган өчен җитдирәк җәза да янарга мөмкин. Мәсәлән, әйләнә-тирә мохиткә яисә кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китергән очракта, штраф 7 мең сумга кадәр арта ала. Җинаять җаваплылыгы каралган аерым очрак та бар – санкцияләнмәгән чүплек оештырган өчен я 200 000 сумга кадәр штраф, я ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх